“Тигры, львы и Якутский цирк” тамашасы

Хөрмәтле тамашачылар!

Бер цирк тамашасы кысаларында мәңгелек кыш һәм кызу җәй очрашса, ни була?
Бу сорауга җавапны Мәскәүнең Юрий Никулин циркы һәм Якутиянең Бриллиант циркы артистлары җавап бирә алачак.

31 гыйнвардан 1 мартка кадәр цирк сәнгатенең искиткеч матурлыгын сезгә акробатлар, һава гимнастлары, эквилибристлар, шаян клоун, шулай ук юлбарыслар, арысланнар, аюлар һәм этләр күрсәтер.

Тамашада талантлы цирк артисты, Бөтендөнья Монте-Карло цирк фестиваленең Алтын Лауреаты Ли Вэй да катнаша. Аның “Свободная проволока” номеры кешенең физик мөмкинлекләре чиксез булуын менә дигән итеп исбатлый.

Билет бәяләре 400 сумнан 1300 сумга кадәр.

Тамашага рәхим итегез!

Белешмә өчен телефоннар: (843) 222-57-58, 222-57-59

Бер өлкән кеше белән аның билеты буенча 5 яшькә кадәрле бер бала бушлай керә ала (туу турында таныклык яки паспорт булу зарур).
Бу очракта бала олы кешенең алдында утыра. 5 яшьтән өлкәнерәк балаларга һәм аерым урында утыру мөмкинлеге булдыру өчен тулы билет сатып алына.

ИГЪТИБАР! Тамашага 14 яшь тулмаган балаларның өлкәннәрсез керүе тыела.

Түләү кагыйдәләре:

  • Билет сатып алу онлайн режимда башкарыла. Банк картасы белән түләү мөмкин;
  • Түләү башкарылганнан соң, сез теркәгән электрон адреска билетлар җибәреләчәк;
  • Тамашага керү бастырылган билетлар булу очрагында гына мөмкин. Билетларны тамашага бару алдынан ук бастыруыгыз сорала;
  • Электрон билетлар сатып алуда барлыкка килгән сораулар буенча элемтә телефоны: (843) 5-100-400