Афиша


Казан циркы тарихы

Казанда беренче стационар цирк 1890 елда милли рус циркына нигез салучы бертуган Никитиннар тарафыннан төзелә. Ул Мунча (Банное) күле кырында урнашкан агач бина була. 1924 елда Казан циркына дәүләт статусы бирелә. Никитиннар тарафыннан төзелгән бина 40 ел диярлек хезмәт итә. 1928 елда Никитиннар циркы урынына яңа агач бина салына. Цирк “ТАССРның 8 еллыгы” исеменә лаек була.

Яңа бинаны реконструкцияләү һәм аны кышкы тамашалар оештыру өчен яраклаштыруга карамастан, ул 30 ел чамасы гына хезмәт итә. Авария хәлендә булу сәбәпле, 1961 елда цирк ябыла. Шуның белән бертуган Никитиннар нигез салган циркның тарихы тәмамлана. Көннәрдән бер көнне ярым җимерек бинага ут каба һәм ул тулысынча янып бетә.

Шул вакыйгалардан соң Казан дәүләт циркының яңа тарихы башлана. Борынгы Кремль калкулыгында урнашкан “оча торган тәлинкә” хәзерге заман шәһәр йөзенең тартып алгысыз, үзенчәлекле төп билгесе булып тора.

Казан циркының яңа бина ачылу тантанасы 1967 елның 9 декабрендә үтә. Бу хәзерге заман цирк техникасы белән җиһазландырылган уникаль оешма, архитектор Г.М. Пичуев, инженерлар О.И. Берим һәм С.Ю. Брудный проекты буенча төзелә. Цирк бинасы ике бер-берсенә тыгыз тоташкан гаять зур кәсә-кабырчыкны хәтерләтә. Бинаның оригиналь үзенчәлеге – монолит тимер-бетон конус тышчаның эчке терәкләрсез торуында. Казан циркы бинасын төзү дөньякүләм вакыйгага әйләнә. Совет һәм чит ил матбугат чаралары аның турында мәкаләләр язып чыгаралар, фотографияләрен бастыралар, ә бинаны төзүчеләргә лаеклы мактау исемнәре ява.

... җентекле

Цирк яңалыклары


Казан циркында яңа директор

Перейти

ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН!

Перейти

Мөлаем хатын-кызларга

Перейти

Тамашага узганда QR-код соралмый.

Перейти

“Джамбо” тамашасы премьерасы узды

Перейти

Юлбарыслар гаиләсе тулыланды

Перейти

!

Мы используем cookie-файлы. С их помощью мы заботимся о Вас, улучшая работу этого сайта