Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры беренче урынбасары Әдгамова Юлия Илдар кызы Казан циркы коллективына рәсми рәвештә директор Булатова Эльмира Хәмид кызын тәкъдим итте.
Эльмира Хәмидовна Казан циркы коллективының яхшы күрсәткечләрен һәм команда эшен югары бәяләде.
Директор хезмәткәрләр белән республикада цирк сәнгатен үстерү һәм камилләштерү буенча үз карашы белән уртаклашты.
Казан циркында эшләнгән яңа цирк проектлары һәм тамашачылар белән эшләүнең яңа форматлары яңа директор эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе булачагын билгеләде.
Эльмира Хәмид кызын директор вазыйфасына керешүе белән котлыйбыз. Аңа иҗади уңышлар һәм зур казанышлар телибез.