Бүген Казан циркына 51 яшь.

Бу ел циркыбыз өчен бик катлаулы булына карамастан, шэһэребез халкы һәм калабыз кунакларының яраткан ял итү урыннарының берсе булуын дәвам итә.
Моны цирк яңартылып ачылганнан соң узган “Фиеса, “Браво”, “Итальянский цирк, “Цирк на воде, “Империя львиц”, “Цирк на льду “Айсберг” тамашаларының цирк кунаклары тарафыннан бик җылы каршы алуы исбат итә.
Без тамашачыларыбызга цирк сәнгатенең күпкырлылыгын, матурлыгын күрсәтергә тырышабыз.
Безнең тамашачыбыз – узенчәлекле. Ул бу сәнатьне үзләштерү өчен нинди тырышлык, батырлык кулланырга кирәклеген, күпъеллык күнегүләр аша узу кирәклеген яхшы аңлый.

Казан циркының дусларына булышлыгыгыз, ярдәмегез өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Аерым соклану сузләренә Казан циркы эшчеләре лаек. Бернигә карамастан, бердәм булып республикабызда цирк сәнгатен саклап калу өчен тырышалар алар.

Казан циркы – балаларның якты елмаю, олылырның балачакка кире әйләнеп кайту утравы ул!

Бу туган көн циркыбызга яхшы яңалыклар, якты планнар һәм яңа матур программалар китерсен.