Каникуллар – иҗат белән шөгыльләнер өчен менә дигән вакыт!
Без бу вакытны мавыктыргыч итеп уздырырга тәкъдим итәбез. Каникуллар башлану уңаеннан, балалар кул эшләре бәйгесен 12 апрельгә кадәр озайтабыз.

Катнашу шартларын исегезгә төшерәбез:

  • цирк тематикасына багышланган кул эше яасарга;
  • кул эшен циркка алып килергә (вахтада калдырырга), баланың исемен, фамилиясен һәм яшен язырга онытмагыз.

Яшь талантларыбызның кул эшләре фойеда урнаштырылачак.

Җиңүчеләрне 13 апрельдә игълан итәчәкбез! Аларга киләсе цирк программасына чакыру билетлары тапшырылачак.

Катнашучыларга уңышлар телибез!