Мөлаем хатын-кызлар!

Сезне язның иң якты, җылы бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар Көне белән тәбрик итәбез. Бу гүзәл затларның күңеленә бит мәхәббәт тә, йомшаклык та, Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Алар дөньяны ямьләндерә, нурга сибә!
­
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып торсын!
Яратып һәм яратылып яшәгез!