Казан циркы тамашачылары алдында Тигран Акопянның “Джамбо” Тропик-тамашасының премьера спектаклләре узды. Цирк кунакларында бу тамаша соклану һәм дулкынлану уятты.
Искиткеч декорацияләр, искиткеч матур костюмнар, җентекләп сайланган реквизитлар, искиткеч цирк балеты сокландыра һәм дулкынландыра.
Ә номерлар һәм кабатланмас сурәтләр нинди сиземлек белән сайланган! Һәр номер – ул тулы бер уникаль һәм мавыктыргыч тарих.
Бер шоу чикләрендә серле Мисырда, тропикларда, эссе Африкада, хәтта Шекспир геройлары Ромео һәм Джульетта арасында да булып кайтырга мөмкин.
Ә нинди матур хайваннар! Гаҗәеп күңелле этләр, искитмәле дөяләр кәрваны, искитмәле лама, понилар, маймыллар, крокодиллардан һәм сөйкемле су үгезеннән күзләр аерып булмый.
Тамашада цирк сәнгатенең күп санлы жанрлары һәм төрләре тәкъдим ителгән: гаҗәеп жонглерлар пары, роликларда акробатлар, корд-де-воланда һава гимнастлары, перштагы эквилибристлар һәм әлбәттә инде клоунада.
Җәй-янәшәдә!!! Казан циркында күрешербез!