Совет хөкүмәтенең 1919 елның 26 августында “Театр эшен берләштерү” декреты нигезендә илебезнең барлык цирклары Дәүләт циркларына эверелә.

Бу көннән алып цирклар өчен ботенләй башка тормыш башлана. Цирк дәүләтнең җитди ярдәме булган сәнгатькә әверелде. Нәкъ Советлар заманында илебездә цирк сәнгате яңа үрләргә ирешә. Алай гына да түгел, ул дөнья буйлар таныла башлый.

Илебез цирк сәнгате бүгенге көнгә кадәр югары дәрәҗәдә. Моны Россия циркы артистларының дәрәҗәле фестивальләрдәге күпсанлы җиңүләре дә раслый.

Казан циркы барлык кагылышлышлыларны бу әһәмиятле вакыйга белән котлый! Иҗади уңышлар, бетмәс-текәнмәс энергия, барлык уйланган идеяләрнең тормышка ашуын телибез!