Казан циркында ел саен уздырыла торган «Главные герои-2019» премиясен тапшыру тантанасы булып узды.
Быел бу чара Президентыбыз Рөстәм Минниханов, Республика хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе булышлыгы белән оештырылды.
Премия тапшыру тантанасында балаларның яраткан геройлары, тапшырулар алып баручылары һәм артистлар катнашты.
Балалар өчен булдырылган «Карусель» телеканалы 2017 елда беренче тапкыр бу премия тапшыру тантанасын оештыра. Шул көннән алып чара һәр ел уздырыла торган чараларның берсенә әверелде. Премия җиңүчеләрен балалар үзләре сайлап ала.
Премия тапшыру тантанасынын «Карусель» каналы эфирында 1 сентябрь көнне 19:00 карап булачак.