Казан халкы күптәннән цирк тамашаларын яратып караган.
Беренче стационар цирк Казан шәһәрендә 1890 елда барлыкка килә. Аны абыйлы-энеле Никитиннар төзегәннәр. Крепостныйның уллары Дмитрий, Аким һәм Петр Никитиннар, кайчандыр урам комедиантлары булып шөгыльләнә башлап җибәргән булсалар, XIX гасырның җитмешенче еллар башында инде үзләренең шапитоларын булдырып, анда үз тамашаларын күрсәтәләр. Дмитрий атлет сыйфатында чыгыш ясый, балалайкада бик яхшы уйнавы белән дан казана.
Петр шпаглар йоткан, клоун антрелары уйнаган, хайваннарны өйрәткән, куплетлар җырлаган, биегән, жокей булган.
Аким Никитиннарның иң танылган артисты һәм режиссеры булган.
Тарихка Никитиннар артистлар кебек түгел, ә рус милли циркын оештыручылар: төзүчеләр һәм дистәгә якын цирк хуҗалары, рус цирк труппаларын оештыручылар булып кереп калган.
Никитиннар бурлак, йөк төяүчеләр, урам комедиантлары арасында булачак артистларын табалар. Аларны цирк һәм актерлык осталыгына өйрәтәләр, аларның номерларын режиссерлаштырып, үз труппаларына эшкә кабул итәләр.
Беренче стационар циркны туганнар 1873 елда Пензада төзиләр. Аннары Саратов, Түбән Новгород, Тифлис, Баку була. Ә 1890 елда Казанда да цирк бинасы барлыкка килә.
1890 елның апрелендә абыйлы-энеле Никитиннар «Казан шәһәренең Мунча күлендә тимер түбә астында вакытлыча агач цирк төзү турында» үтенече белән шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итә. Сайланган урын бик уңышлы булып чыга: Шәһәр Үзәге, Кремль калкулыгы янында ял итү зонасы бар. Биредә кайчандыр булган Ак, Кара, Мунча һәм Сүнгән күлләр арасында бүгенге казанлыларның күбесе «карасын” гына белә.
Участок алып, йөз сум акча кертеп, төзелеш башлана. Никитиннар эшкә керешә. Һәм инде өч атнадан соң-1890 елның 19 маенда дәүләт комиссиясе “Яңа бинаны кабул итү турында”гы актка кул куя. Тик Никитиннардан «циркның барлык бинасы да җиңел киртә белән әйләндереп алынырга, моннан тыш, су һәм швабралар, җитәрлек күләмдә чаннар куелырга тиеш», – дигән таләп куела. Күрсәтелгән чараларны гамәлгә керткәннән соң, 1890 елның 22 маендагы беркетмәдә “цирк халыкка файдалану өчен тоткарлыксыз ачык булырга мөмкин” дигән документ барлыкка килә.
Цирк шәһәрлеләрнең иң яраткан күңел ачу урыннарының берсе була. Никитиннар намуслы эшмәкәрләр, цирк сәнгатен яратучылар, талантлы артистлар буларак абруйлары шулкадәр югары була, алар Казан манежында хәтта үз көндәшләрен дә эшләргә чакыралар. Мәсәлән, 1891 елның июлендә биредә «катгый бизнесмен», талантлы җайдак, ат акробаты һәм дрессировщик Альберт Саламонский үз номеры белән чыгыш ясый.
Никитиннар цирк хуҗалары буларак бик акыллы идарә итә. Алар үз биналарын сезоннан тыш та файдаланырга тырышалар, халыкны чаралар белән дә, техник яңалыклар белән дә җәлеп иттеләр. Мөселман бәйрәмнәренә дә программалар оештырыла. Мәсәлән, 1912 елда Ураза бәйрәме уңаеннан өч бүлектән торган тамаша әзерләнгән. Анда аю балалары катнашында Кытай труппасы, Мароккодан унике гимнаст һәм «башка искиткеч артистлар »чыгыш ясый. Моннан тыш, Петр Никитин, тамашачыларның милли мәнфәгатьләрен исәпкә алып, тамашаларга көрәшчеләрне һәм үз чыгышларын кертә, анда ул гарәп айгырларының квадригасы белән идарә итә.
Абыйлы-энеле Никитиннар циркы манежында соңрак рус циркы тарихына кергән иң яхшы артистларның бенефислары бара башлый.
Бертуган Никитиннар циркының макетчы Сергей Александрович Володин башкарган макетын Казан циркы фойесында күрергә мөмкин.
Юбилеең белән, яраткан циркыбыз!