Бүген Илкүләм “Культурный минимум” акциясе кысаларында Казан циркы буенча сәяхәт булып узды. Экскурсияне цирк директоры Шәрифуллин Рамил Дамир улы үзе алып барды. Кунакларга цирк бинасы төзелеше фотоматериаллары тупланган уникаль альбом күрсәтелде.

Шулай ук кунаклар берсеннән берсе матур, тәрле токымлы атлар янына да кереп чыктылар.
Казан циркы ветеринары Зәмәлиев Руздан Насретин улыннан фатирда нинди хайваннар асрарга икән дип тә кызыксындылар нэни цирк сөюче кунакларыбыз.
Балалар цирк мәктәбенең сәнгать җитәкчесе хәтта килгән кунакларга үзләрен цирк артистлары буларак сынап алырга да тәкъдим итте. Бу тәкъдимне кунаклар бик сөенеп кабул итте.
Бу чара оештыру тәҗрибәсе ике як өчен дә уңай йогынты ясагандыр дип өметләнәбез.