ТАССРның 100 еллыгына багышланган Кул эшләре конкурсы нәтиҗәләрен игълан итәбез.

Дөресен генә әйткәндә, конкурста катнашучылар үзләренең фантазиясе һәм башкару осталыгы белән шаккатырдылар. Конкурска 20дән артык эш тәкъдим ителгән иде.
Барлык эшләнмәләр, һичшиксез, күңел биреп эшләнгән булуы көчле сизелә. Алар кабатланмаслыгы һәм зур тырышдык куеп эшләнүе белән таң калдыра.
Кулланылган материаллыр арасында: пластилин, картон, кәгазь, камыр, пластик эшләнмәләр. Бик күп лаеклы эшләр тәкъдим ителде һәм жюрига иң яхшыларны сайлап алу шактый авыр булды.

Менә алар, безнең җиңүчеләребез:
“Мәктәп укучылары” категориясендә
1 урын-Кондратьева Эмилина (11 яшь)
2 урын-Камалов Руслан (7 яшь)
3 урын-Хәйруллина Ева (7 яшь)

“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар” категориясендә
1 урын-Мөхәммәтшина Әминә (5 яшь)
2 урын-Николаева Анастасия (4,5 яшь)
3 урын-Галанина Дарья (6 яшь)

БРКХ онкогематология бүлегеннән балаларның талантлы коллектив эшен аерым билгеләп үтәсе килә һәм аларга тиз арада сәламәтләнүләрен телибез!


Ә хәзер иң күңеллесе!
Конкурста катнашучыларның барысы да грамоталардан тыш, киләчәк цирк тамашасының премьерасына бару мөмкинлеге алачак.

Безнең администраторлар якын арада җиңүчеләр белән элемтәгә керәчәкләр.
Барлык катнашучыларга оригиналь идеяләр һәм кызыклы эшләнмәләр өчен рәхмәт!