1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы 45/106 резолюциясендә 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне дип игълан итте.
Бу тормыш турында бик күп белгән, безгә күп нәрсә сөйли һәм безне күп нәрсәгә өйрәтә алган кешеләрне котлыйбыз.
Казан циркы коллективы сезгә чиксез озын һәм бәхетле еллар тели.
Күңелегез һәрчак яшь булып калсын, күзләрегездән гел якты нурлар сибелеп торсын!