Көзге календарьда бер үзенчәлекле көн бар, ул кешеләрнең йөрәкләрен тирән рәхмәт хисләре белән тулыландыра.
Бу 1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне.
Өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча игътибарлы булырга, аларга рәхмәт сүзләрен әйтергә һәм күңелле сюрпризлар ясау өчен иң изге һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе.
Өлкән кешеләрне котларга, аларга бераз могҗиза бүләк итәргә Казан циркы җитәкчелеге дә карар итте. Бәйрәм уңаеннан безнең пенсионерлар «Большое цирковое шоу» цирк тамашасының премьерасына чакырылдылар.