Көзге календарьда кешеләрнең йөрәкләрен тирән рәхмәт хисләре белән тулыландыручы дата бар. Бу 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне.
Өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча игътибарлы булырга, аларга рәхмәт сүзләре әйтергә һәм күңелле бүләкләр ясарга менә дигән көн.
Казан циркы җитәкчелеге дә Өлкәннәрне котларга, аларга бераз могҗиза бүләк итәргә булды.
Казан шәһәре ветераннар (пенсионерлар) Советы ветераннары һәм пенсионерлары Өлкәннәр көне уңаеннан «Цирковой осенний калейдоскоп» программасы премьерасына чакырылды.
Тамаша кунакларның күңеленә хуш килде, бу турыда аларның алкышлары һәм бәяләмәләренә дәлил булды.