Кадерле тамашачыларыбыз!
Үзизоляция вакыты 30 апрельгә кадәр озынайтылу сәбәпле, циркның Үзәк кассасы аша (Казан шәһәре, Меңъеллык мәйданы, 2 йорт) алынган билетларны 1 майдан кире кайтарырга мөмкин булачак. Электрон билетларны кайтару буенча эш дәвам итә.
Килеп туган кыенлыклар өчен гафу үтенәбез. Аңлавыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Очрашканга кадәр!