Казан циркының манежы “Золотой Московский цирк” тамашасының якты нурларына күмелде.
Тамашаның һәр артистын Казан тамашачылары җылы һәм ягымлы итеп каршы алды.

Алия Такшантова һәм аның чалыш аяклы дуслары тамашачыларны дәртле биюләр һәм самокатта оста итеп йөрүләре белән таң калдырдылар. Ә костюмнарның трансформациясе, аюлар башкаруында күңелле һәм кызыклы уеннар – сокландырды.

Казан циркында беренче тапкыр Александр Маслов җитәкчелегендәге эквилибристлар уникаль “Әйләнә торган боҗра” номеры күрсәтелде.

“Золотой Московский цирк” тамашасында цирк сәнгатенең күп кенә жанрлары һәм төрләре тәкъдим ителгән.

Александр Кашлев җитәкчелегендәге акробатлар, Олег Хотим һәм аның талантлы попугайлары, Фатыйма Гаджикурбанова-Медникова җитәкчелегендәге легендар канатта йөрүче эквилибристлар,
җитез жонглерлар Иван һәм Татьяна Романовлар, штейн-трапедагы һава гимнасты Олег Спигин цирк кунакларын гаҗәеп шарм һәм сөйкемлелек белән шаккатырды.

Наталья Якубова һәм аның җәнлекләре күңелле номерында тапкырлыкларын күрсәтте . Маймыллар, бик яхшы баланслап, аркан буйлап йөрделәр, кылычлы джигитовканы бик шәп башкардылар.

Светлана Кравченко җитәкчелегендәге һава гимнасткаларының искиткеч триосы һәм талантлы жонглер Егор Волобуев тамашага өстәмә оригинальлек өстәде.

Залда гаҗәеп дустанә атмосфера һәм искиткеч энергетика хөкем сөрде. Ә тамашачылар тарафыннан көчле алкышлар һәм ихлас “афәрин” кычкыруы, циркның иҗат итү һәм бердәм булып эшләү сәнгате булуын кабат раслады.

Казан циркының “Золотой Московский цирк” тамашасына килеп, яңа хис-кичерешләр алырга мөмкин. Казан циркына рәхим итегез!