Кадерле тамашачылар!
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» гы 960нчы карары нигезендә, 2021 елның 11 октябреннән тамаша залларында 500дән артык кеше тутырылмагандаганда QR-кодлар таләп ителми.
Хәзерге вакытта цирк 500 билеттан артык сатмый. Барлык сатып алынган билетлар да гамәлдә.
“Золотой Московский цирк» тамашасының йомгаклау тамашалары 16 октябрьдә 17.00 сәгатьтә, 17 октябрьдә 13.00 сәгатьтә узачак.