1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага “Восток” Галәм корабы очыруына шаһит булды. Кораб эчендә өлкән лейтенант Юрий Гагарин иде.
Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә Җирне урап чыкты. Кешеләр тормышында яңа чор башланды… Бу көнне кичә, бүген һәм иртәгә берләште.