Казан циркында яңадан иҗади процесс бара. Тырышып “Тигры, львы и Якутский цирк” тамашасына эзерләнәбез.
Бу тамаша гади тугел, чөнки бер спектакль эчендә берьюлы 3 цирк оешмасы артистлары катнаша: Якутия циркы, Зур Мәскәү дәүләт циркы һәм Юрий Никулин циркы.
Ә инде тамашада булачак цирк жанрларын санап чыксак, зур масштаблы проект икэнлегенә инанып була: качельдәге акробатлар, һава гимнастлары, “Свободная поволока” дигән эквилибристика торендә эшләүче артист, шулай ук аюлар, юлбарыслар, арысланнар, этләр дә катнаша.
Цирк тамашасына әзерлек гади эш түгел. һәр номерга ут төзелә, югыйсә номерның асылына төшми калу ихтималы бар. Униформистлар да кайсы вакытта нинди реквизитны алып киләсен, кайчан алып китәсен төгәл белергә тиеш. Оркестр да вакытында туктап, вакытында яңадан уйнап китәргә тиеш. Болар барысы да – зур һәм катлаулы эш. Шуның өчен дә һәркайсыбыз эшебезне җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз.
Безнең иҗат җимешләребезне иртәгәдән алып күрергә мөмкин.
Билетлар циркның Үзәк кассасында (эш вакыты: 9.00-18.30) һәм сайтыбызда сатып алып була.