Казан циркының элеккеге директоры Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Минхан улы Шәрифуллин арабыздан китте.
25 елдан артык ул цирк белән сизгер һәм талантлы итеп идарә итте.
Бу вакыт эчендә ул Казан циркының абруе һәм җәлеп итүчәнлеге ныгуга иреште.
Казан циркына дөньякүләм танылган йолдызлар гастрольләре белән килде. Бик күп артистлар нәкъ менә Казан циркына эшләргә омтылды.
Казан циркында балалар цирк мәктәбе ачсак, чын цирк артистлары булырга теләгән балаларга зур мөмкинчелекләр ачылыр иде дип эш башлап җибәрә. Һәм ялгышмый.
Цирк мәктәбен тәмамлаучылар бүгенге көнгә кадәр Россия һәм дөнья циркларында балкый.
Ул искиткеч гадел кеше иде.
Дамир Минхан улының барлык туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.