Казан циркында күрергә ашыгыгыз!
24 июльдән Казан циркында ” Дикая планета” яңа цирк программасы эшли башлый.
Тамаша искиткеч һәм эффектлы номерларга, матур костюмнарга, реквизитларга һәм гаҗәеп трюкларга бай. Акробатлар, һава гимнастлары, эквилибристлар, дрессировщиклар, гаҗәеп балет һәм күңелле клоуннар циркның могҗизалы һәм матур булуын яңадан исбатлаячак.
Александр Руденский җитәкчелегендәге турникдагы акробатларның көйле эшләве һәм гаҗәеп үзара аңлашуына көнләшеп кенә була! Артистлар трюкларны гаять кызыклы һәм пөхтә башкара.
Виктор Тихонов җитәкчелегендәге гаҗәеп «Кыргый планета» аттракционы тамашага бик күп якты төсләр һәм эмоцияләр өстәячәк! Табигатьнең серле дөньясын бер үк вакытта бер манежда бизоннарны, үгезләрне, дөяләрне, пониларны, атларны күрергә мөмкин.
Тамашачылар соравы буенча, программада тамашачыларның йөрәкләрен таң калдырган номер – Александр Скоков җитәкчелегендәге «болытлардан югарырак» каршы таганнардагы акробатлар катнашачак. Һәр элементның һавалыгы, җиңеллеге һәм нәзакәтлелеге, илһамландырырга һәм рухландырырга сәләтле.
Наталья Борк һәм анын попугайлары тамашачыларны артистлык һәм виртуозлык осталыгы белән шаккаттырыр.

Оригиналь аппараттагы Ярославна Водяник җитәкчелегендәге һава гимнастлары-тамашачыларда көчле тәэсирләр һәм адреналин хисләрен уятачак.
Үзегезне һәм якыннарыгызны шатландырыгыз! Сезне циркта көтәбез!
Тамашалар саны чикләнгән.