Бөтендөнья балаларны яклау көне, шулай ук Бөтендөнья һәм Россиякүләм гаилә көннәре уңаеннан, Казан циркы үзенчәлекле акция игълан итә.

1 июндә 24 сәгать дәвамында Казан циркыкың рәсми сайтында www.kazan-circus.ru һәм циркның Үзәк кассасында 13 июндә һәм 7 июльдә узачак тамашаларга билетларны 30% ташлама белән алу мөмкин булачак.
Акция 2019 елның 1 июнендә 24 сәгать дәвам итә: 00:00 сәгатьтән 23:59 сәгатькә кадәр.

Цирк администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы.