20 сентярьдә Казан циркы тамашачыларын калейдоскоп үз эченә алып кереп китте!

“Цирковой осенний калейдоскоп” – бу көзнең иң якты вакыйгаларының берсе. Калейдоскоп әйләнгән саен, номерлар, утлар һәм декорацияләр узгәрә торды!

Тамашачылар күңеленә тамаша хуш килде. Алай булмый мөмкин дә түгел иде.Күз алдыгызга китерегез: һава гимнастлары, жонглёрлар, акробатлар, күңелле клоун.

Ә хайваннарның ни кыланганын күрсәгез! Аюлар байкта этләрне йөртеп кенә калмый, әле төрле эквилибристик трюклар да ясый!

Тутый кошларга килгәндә, алар кайбер кешеләрне дә уздырып, менә дигән итеп теннис та уйный, балык та тота, үзләрен йокларга да яткызырга рөхсәт итә.

Сергей Тарантинның тугры дуслары тамашачыны аеруча таң калдырды. Узләре матур, үзләре шүрләтә!

Манеждагы куңелле һәм якты атмосфера циркның һәр кунагына да барып иреште. Артистлар моның өчен барлык көчен куйды!

Тамашалар Казан циркында 13 октябрьгә кадәр барачак. Күрми калмагыз!