Казан циркы бинасына 53 ел!

Уникаль архитектура чишелешләре, әлегә кадәр булмаган үзенчәлекле бина булдыру омтылышы белән туган проект. Бинаның композициясе үзенчәлекле, әмма гади. Монолит тимер-бетон тышчасы эчке терәкләрсез генә булуы бинаның үзенчәлеге булып тора. 53 ел буе “Казаның оча торган тәлинкәсе” үзенең тамашачыларына шатлык, елмаю һәм уңай эмоцияләр бүләк иткән кебек, алга таба да үз эшен дәвам итсен!
Циркка уңышлар, күп кенә якты һәм көчле тамашалар телибез!
ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, БЕЗНЕҢ ЯРАТКАН КАЗАН ЦИРКЫБЫЗ!