Казан циркында “Звери, цирк и Дед Мороз” Яңа ел тамашасы башланып китте.
Һәр яңа ел программасын без үзенчәлекле итәргә тырышабыз, аерым колоритлы якты номерлар тәкъдим итәбез.
Цирк жанрларының төрлелеге һәрвакыттагыча гаҗәпләндерә: гимнастика, эквилибристика, жонглирование һәм башкалар.
Матур образлардан, номерларны башкару осталыкларыннан, артистларның искиткеч елмаюларыннан күз аерып булмый.
Һава номерларын яратучылар өчен сюрпризлар күп: Евгений Петров җитәкчелегендәге канатта йөрүчеләр,
штейн-тропеда очучы һава гимнасты Олег Спигин башкаруындагы мәхәббәт тарихы, бамбук очу аппаратында эшләүче һава гимнастлары Эльман һәм Елена Алиеваларның дулкынландыргыч пары.
фото Екатерина Краева
фото Екатерина Краева
фото Екатерина Краева
Цирк өчен чикләр киртә түгел! Көнчыгыш базарында булырга телисезме? Хуш килегез! Рафик Алиев җитәкчелегендә акробатлар җитезлек һәм акробатика галәмәтләрен күрсәтәчәк.
Һинд брахманнары да циркта! Назар Якубов җитәкчелегендәге мачта гимнастлары трюкларны шулкадәр профессиональ һәм матур башкара ки, алар җир белән күк арасында очкан кебек тоела.
Циркта хайваннар да калышмый. Попугайлар велосипедта йөри, боҗра һәм туплар белән уйный, ә аюлар, маймыллар, этләр кыюлыкларын һәм башка талантларын күрсәтәләр.
фото Екатерина Краева
фото Екатерина Краева
фото Екатерина Краева
Пластика һәм көч могҗизаларын тамашачыларга “Иллюминаты” номеры акробатлары Вячеслав Спирин һәм Станислав Котельников күрсәтә, алар залга хис һәм нәфислек тарата.
Программаның тагын бер үзенчәлеге – Сергей Муратов җитәкчелегендәге аттагы җайдаклар. Егетләр зур тизлектә катлаулы трюкларны башкарып кына калмый, залны көчле энергетика белән дә баета.
Болар барысы да искиткеч музыка һәм ут бизәлеше, күңелле клоуннарның репризлары белән берлектә тамашачыларга Кыш Бабайдан зур яңа ел бүләге булып тора.
Сезне Яңа ел тамашасында көтеп калабыз!