Әле генә башланган кебек булган иде, менә инде тәмамланды да. Сүз “Виртуозы манежа” тамашасы хакында бара.
Бу тамаша оештыруында катнашкан һәркемгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Менә дигән итеп сокландыргыч һәм шаккатырылык номерлары өчен артистларга рәхмәт, цирк эшчеләренә һәр номер белән бердәмлектә эшләүләре өчен рәхмәт. Аерым рәхмәткә безнең тамашачыларыбыз лаек. Аларның тамашаны шулкадәр җылы һәм якты йөз белән каршы алуы үзе ни тора!
Киләсе очрашуларга кадәр, манеж осталары!