Казан циркы үз тамашачысын һәрчак шаккатырырга тырыша. Бу юлы да бу гадәттән калмаска булдык.
29 гыйнвардан Казан циркында “ШОУ СЛОНОВ И МАГИЯ ЦИРКА” тамашасы узачак.

Бу тамаша – чынбарлыкны һәм фантастиканы, тылсымны һәм традицияләрне берләштерә. Катнашучылар арасында абруйлы артистлар – акробатлар, эквилибристлар, һава гимнастлары, шулай ук филләр, дөяләр, понилар, тутый кошлар һәм этләр дә бар.
Сезне Казан циркына балачак һәм тылсым дөньясына чумарга чакырабыз.
Билетларны үзәк кассада (9.00-18.30) һәм цирк сайтында сатып алырга мөмкин.