Елның иң тылсымлы һәм могҗизалы бәйрәмнәренең берсе якынлаша. Ә бу Казан циркында яңа ел тамашалары да якынлаша дигән сүз!

20 декабрьдан 8 гыйнварга кадәр цирктыбызда “Новый год и Цирк зверей” тамашасы узачак.

Бу тамаша тамашачаларыбыз өчен менә дигән вакыйга!

Акробатлар, һава гимнастлары, эквилибристлар, шулай ук этләр, дөяләр, атлар, тутый кошлар, көнгерә, леопардлар, үгезләр, поши һәм башка хайваннар катнаша.

Ә дөнья буенча танылган клоун, һичшиксез, күңелегезне күтәрер!

Яңа ел тамашаларына рәхим итегез! Билетлар инде сатуда!

Билетларны циркның Үзәк кассасында һәм сайтыбыздан алу мөмкин!