Казанлылар һәм калабыз кунаклары 2-нче апрель кичендә истәлекле урыннар, архитектура һәйкәлләре һәм шәһәр биналары зәңгәр төстәге искиткеч матур төсмерләр белән яктыртылганын күзәтә алдылар. Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне ел саен 2 апрельдә Autism Speaks фонды ярдәмендә үткәрелә.
Зәңгәр төс – оешманың рәсми төсе булып тора.

Казан циркы чираттагы тапкыр әлеге акциядә катнашты.

Акциянең максаты- аутизмлы кешеләр проблемасына игътибар җәлеп итү, авыруны үз вакытында ачыклау һәм ярдәм итү мөһимлегенә игътибар итү.