Кешеләр галәмгә очарга, барлык планеталарны гизәргә һәм кояшка кадәр барып җитәргә хыялланганда, Казан циркында мондый мөмкинлек барлыкка килде инде!
Сүз яңа «Звёздный круиз» цирк программасы турында бара, ул тамашаның беренче минутларыннан ук үзенә гашыйк итә.

Манеж бортындагы тамашачылары белән бергә галактиканың бөтен матурлыгын һәм уникальлеген тою мөмкинлеге бирелгән чын «Арриолас» тәлинкәсенә әверелде. Штурвал артында-ышанычлы Мистер Эр.

Тамашаның һәр номеры уникаль һәм үзенчәлекле.
Анастасия Юдина җитәкчелегендәге “Марс һәм Венера» акробатик пары хисле һәм эмоциональ башкару белән күзләрне сөендерә. Артистлар һәр элементны үз планетасының характеры белән чагыштырырга тырыша.
Венера — кайнар һәм темпераментлы, Марс-салкын, әмма икесе дә якты һәм матур.

Йолдызлы корабль «Яшел планета»да җитез пиратлар белән очраша.
Артем Ткаченко җитәкчелегендәге акробатлар-вольтижерлар хәтта иң катлаулы трюкларны да җиңел һәм көйле башкара.
“Бльшой пёс” йолдызлыгында Таисия Обручешникова җитәкчелегендәге искиткеч далматиннар кунакларны каршы ала.
Шаян этләр кунакларга бик шат.

Кояш үзенчәлекле һәм сөйкемле. Алтын шардагы искиткеч ялтыравыклы костюмда Екатерина Куликова, бик оста баланслый.Шул ук вакытта жонглёрлык осталагын да күрсәтә.

Ольга Борисова җитәкчелегендәге «Ривенделл бакчаларында» номерын аерым билгеләп үтәсе килә. Бу әкият иле, анда эльфалар һәм Арысланнар тыныч һәм тату яши.

Җирдә корабны Александр Скоков җитәкчелегендәге «Выше облаков» номеры каршы ала.
Гаять куркыныч һәм катлаулы таганда башкарылган трюклар шаккатыра. Бу номердан эмоцияләр һәм адреналин дулкыннары бәреп тора.

Утның искиткеч уены, матур костюмнар һәм декорацияләр, юмор, тылсымлы музыка һәм яхшы атмосфера, һичшиксез, тамашачыларның күңелләрен яулар.

Казан циркында галактик сәяхәттә катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Ашыгыгыз, тамашалар саны чикләнгән.