Казанда беренче стационар цирк 1890 елда милли рус циркына нигез салучы бертуган Никитиннар тарафыннан төзелә. Ул Мунча (Банное) күле кырында урнашкан агач бина була. 1924 елда Казан циркына дәүләт статусы бирелә. Никитиннар тарафыннан төзелгән бина 40 ел диярлек хезмәт итә. 1928 елда Никитиннар циркы урынына яңа агач бина салына. Цирк “ТАССРның 8 еллыгы” исеменә лаек була. Яңа бинаны реконструкцияләү һәм аны кышкы тамашалар оештыру өчен яраклаштыруга карамастан, ул 30 ел чамасы гына хезмәт итә. Авария хәлендә булу сәбәпле, 1961 елда цирк ябыла. Шуның белән бертуган Никитиннар нигез салган циркның тарихы тәмамлана. Көннәрдән бер көнне ярым җимерек бинага ут каба һәм ул тулысынча янып бетә.
Шул вакыйгалардан соң Казан дәүләт циркының яңа тарихы башлана. Борынгы Кремль калкулыгында урнашкан “оча торган тәлинкә” хәзерге заман шәһәр йөзенең тартып алгысыз, үзенчәлекле төп билгесе булып тора.
Казан циркының яңа бина ачылу тантанасы 1967 елның 9 декабрендә үтә. Бу хәзерге заман цирк техникасы белән җиһазландырылган уникаль оешма, архитектор Г.М. Пичуев, инженерлар О.И. Берим һәм С.Ю. Брудный проекты буенча төзелә. Цирк бинасы ике бер-берсенә тыгыз тоташкан гаять зур кәсә-кабырчыкны хәтерләтә. Бинаның оригиналь үзенчәлеге – монолит тимер-бетон конус тышчаның эчке терәкләрсез торуында. Казан циркы бинасын төзү дөньякүләм вакыйгага әйләнә. Совет һәм чит ил матбугат чаралары аның турында мәкаләләр язып чыгаралар, фотографияләрен бастыралар, ә бинаны төзүчеләргә лаеклы мактау исемнәре ява.
1971 елда Казан цирк бинасы проектының авторлары Узбек Алпаров, Валентина Панова, Геннадий Пичуев СССРның алтын, көмеш һәм бакыр ВДНХ медалләре белән бүләкләнә. Аерым осталык күрсәткән “Татаргражданпроект” хезмәткәрләре 1972 елда СССРның Совет министрлар премиясенә лаек була.
1973 елдан башлап, ТАССР Министрлар советы карары нигезендә, Казан дәүләт циркы архитектура истәлеге булып тора.
Ни өчен Казан циркын “XXI гасыр бинасы” дип йөртә башлыйлар соң?
Беренчедән, ул елларда киселгән конус формасындагы бердәнбер бина булып Рио-де-Жанейро шәһәрендәге хөкүмәт бинасы була. Казанда исә шушы форманы күңел ачу бинасын төзүдә кулланалар. 289 субайда ятучы “Казан тәлинкәсе” Советлар Союзының беренче бетон монолиты була. Бинаның биеклеге 23 метр, диаметры 65 метр, анда 2500 урынлы амфитеатр урнашкан. Цирк төзегәндә беренче тапкыр гөмбәзне тотып торучы баганалар кулланылмый. Беренче мәртәбә циркта ике манеж барлыкка килә. Беренче тапкыр ярдәмче бүлмәләр циркның үзендә урнашкан. Ул бүлмәләрнең күп төрлелеге таң калдыра: грим бүлмәләре, остаханәләр, бию бүлмәсе, ашханә, хайванннарга азык әзерләү бүлмәсе, ат, фил, аю сарайлары. Цирк бинасы 2000 утыру урынына яраклаштырылган.
Циркның беренче директоры, кайчандыр үзе дә артист-жонглёр булган, Николай Казимирович Панов була. Ул яңа цирк бинасын төзекләндереп бетерү һәм аның эшчәнлеген башлап җибәрүгә зур өлеш кертә. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе буларак, ул Казан циркы белән 1973 елга кадәр идарә итә.
1969 елда ТАССР мәдәният министры Булат Гизатуллинның яңа Татар цирк коллективы оештыру фикере барлыкка килә. Татар цирк коллективының “Сабантуй” программасы беренче тапкыр тамашачыга 1970 елның 23 июнендә күрсәтелә (сценарий авторы Б.Гизатуллин, режиссёр-куючы ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе А.Лазарев). Ул вакытта әлеге коллектив илебезнең иң яхшы милли труппаларының берсе булып санала.
Татар цирк коллективы аша Россия циркы тарихына кереп калган йөзгә якын артист үтә. Бу акробатлар Зинаида Васильева, Рөстәм Асанов, Шамил Хәйретдинов, Виктор Котников, Валентина Деева төркеме; дрессировщик Раиса һәм Грант Ибраһимовлар, Габдулхак Гибадуллин, Регина Колпенская, Рафаэль Еникеев, Владимир Анисимов; клоуннар: Рамазан Абдикеев, Замир Мустафин, Алик Низамутдинов, Ильдар Зарипов; жоглёрлар Наил Бәдретдинов, Виталий Берчанский, Дамир Гибадуллин жонглерлары; атта йөрүче Мария Шагеева, Султанья Фәхретдинова; Валентина Деева “амазонкалары”; Андрей Шайкинның һава гимнастлары; каештагы гимнаст Николай Казыльский; Римма Романованың канатта йөрүчеләре; тимерчыбыкта биюче Роза Хусаинова һ.б. Хәзерге вакытта аларның күбесе Татарстан Республикасының атказанган яки халык артисты исемнәрен йөртә. Татар цирк коллективы 19 елдан соң таркала.
1973 елдан башлап, цирк белән идарә итүне үз өстенә Булат Минуллович Гизатуллин ала. Ул директорлык белән беррәттән, циркның баш режиссёр вазыйфасын да башкара. Ул Г.Минасовның “Иллюзияче аюлар”, Н.Кочаковның “Ягуар һәм дөяләр” аттракционнары, И.Зариповның “Тиз арада рәсем ясап ташлаучы рәссам”, В.Анисимовның “Яле, песиләр” номерлары авторы һәм режиссер-куючысы булып тора.
Булат Минуллович Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган кеше. 1976 елда ул директор вазыйфаларын калдырып, тулысынча режиссёрлык белән шөгелләнә башлый.
1976 елдан 1993 елга кадәр цирк белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Федорович Боголюбов идарә итә.
1993 елның августыннан башлап Казан дәүләт циркының директоры булып Татарсан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шәрифуллин Дамир Минхаидович билгеләнә. Циркта режиссёрлык эше белән директор Дамир Минхаидович Шәрифуллин һәм Казан циркының режиссёр-инспекторы Татарстан Республикасының атказанган артисты Владимир Анисимов шөгылләнә. Казан циркының танылган дирижёрлары арасыннан Л.Лобер, В.Березин, Г.Фель һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты А.Калашниковны әйтеп үтәргә мөмкин.
1993 елның гыйнварыннан Казан дәүләт циркы “Союзгосцирк” системасыннан чыга һәм Татарстан Республикасының мәдәният министырлыгы патронажы астында эшли башлый.
1996 елдан башлап Казан дәүләт циркында Республика балалар цирк мәктәбе эшли башлый. Монда акробатика, жонглирование, эквилибристика, бию сәнгатен, актёрлык осталыгын һәм цирк тарихын өйрәтәләр. Цирк мәктәбендә укыту барышы профессиональ нигезгә куелган. Россиянең цирк һәм спорт әйдәп баручы осталары яшь буын белән эшлиләр. Аларга цирк сәнгатенең нигезләрен өйрәтәләр. Яшь артистлар Россия һәм халыкара бәйгеләрдә катнашып югары урыннар алалар. Мәктәпне тәмамлаган артистлар Россия һәм халыкара цирк оешмаларында эшли.